«Яшелчә бакчасында хезмәт»

Тема: “ЯШЕЛЧӘ БАКЧАСЫНДА - ХЕЗМӘТ”             Максат:             Яшелчә темасына кагылышлы сүзләрне, аларның сыйфаты, яшелчә исемнәрен әйтеп гади җөмләләр төзү. Яшелчәләрне саный белү осталыкларын формалыштаруны дәвам итү. Санга 1не кушсаң, яки 1 не алсаң нинди сан килеп чыга?             Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү.             Җиһазлау: Бакча экскурсия, яфраклар, табышмак, су сибү күренеше, түтәлләр.             Дәрес барышы: -          Хәерле иртә балалар! Хәерле көннәр сезгә. -          Балалар тыңлагыз әле. Яңгырлар ява Җирләр дымлана – Бу кайчак була? -          Көз. -          Әйе балалар, көз җитте. Көз көне кояш та була, яңгыр да ява, кар да яварга мөмкин.
Предмет: Русский язык и литература
Категория материала: Конспекты
Автор: Вагизова Альфия Зуфаровна это Вы?
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 13.71 Kb

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль

бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Мөслим авылы

“Миләшкәй” гомумүстерелешле балалар бакчасы

Тема: “ЯШЕЛЧӘ БАКЧАСЫНДА - ХЕЗМӘТ”

Уртанчылар төркеме белән әти - әниләргә күрсәткән Танып белү ( сөйләм үстерү) эшчәнлеге

Тәрбияче: Дусадбекова Асия

Ахатовна

Мөслим - 2014

Тема: “ЯШЕЛЧӘ БАКЧАСЫНДА - ХЕЗМӘТ”

Максат:

Яшелчә темасына кагылышлы сүзләрне, аларның сыйфаты, яшелчә исемнәрен әйтеп гади җөмләләр төзү. Яшелчәләрне саный белү осталыкларын формалыштаруны дәвам итү. Санга 1не кушсаң, яки 1 не алсаң нинди сан килеп чыга?

Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: Бакча экскурсия, яфраклар, табышмак, су сибү күренеше, түтәлләр.

Дәрес барышы:

Җирләр дымлана –

Бу кайчак була?

  1. Яңгырлы көн.
  2. Яңгыр ява. Әйдәгез әле яңгыр астында йөрибез. Киенегез, зонтикларыгызны алыгыз.
  3. Яңгыр яу, яу

Сине көтә җир, җир!

Безгә уңыш бир, бир!

Балалар, яңгыр бетте, карагыз әле, безнең алда кояшлы көн!

  1. Суган безнең бик тә ачы
  2. Бик файдалы яшелчә

Аны ашка да салалар

Ашыйлар чи килеш тә.

  1. Кишер быел бигрәк уңган
  2. Күргәч исегез китәр,

Кишерне яраткан кеше

Бик тиз үсеп тә китәр.

  1. Йодрык кадәрле
  2. Йомры гәүдәне

Эх тәмле, бәрәңге

Ә хәзер нинди яшелчә калды микән, табышмаклар аша беләбез.

- Кат-кат тунлы

Карыш буйлы. (кәбестә)

Тутәлләргә килик тә

Суганнар җыеп алыйк.

Кәрзиннәргә салыйк һәм

Аннары санап карыйк.

(Чикләвеккә 10 суган салу. Саный-саный 1не кушсаң, аннан соң әйтелә торган санны әйтү).

2 нче түтәлгә килик әле, кыяр түтәле.

- Карагыз әле балалар, кыяр нинди?

- Яшел, озынча, күп( төсе, формасы буенча).

- Кыярның 1 сен алсак, арттымы, кимедеме?

- Дөрес, кимеде.

Ә хәзер уен уйнап алыйк “Кыяр кыярлаганда”.

(Уен тәртибе: балалар түгәрәккә басалар, уртага бер бала чыга, кыярны кулга тотып бии. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр).

Кыяр, кыяр

Кыяр кыярлаганда

Кыярлар да матур була

Яңгыр койгалаганда.

Соңгы 2 юлны җырлаганда кул чабалар, уртадагы бала түгәрәктән бер баланы сайлап алып, култыклашып әйләнәләр, аңа бәрәңге бирелә, уен дәвам итә.

Бәрәңге, бәрәңге

Бәрәңге бәрәңгеләгәндә...

Ә хәзер җиләкләр түтәленә киләбез

Түтәл янына килдек

Кызыл җиләкләр күрдек,

Берәмләп өзеп алдык

Матур чиләккә салдык

Алсу, син дә кил әле:

Берсен өзеп ал да

Ничә калды, сана?

(Уңайга һәм кирегә санау, мәсьәләләр чишү).

Тыңлагыз балалар:

  1. Тыңлагыз, балалар
  2. Алсу бакчага керде

Биш кызыл алма күрде

Икесен өзеп алды

Ботакта ничә калды?

  1. Бакчада 2 алмагач үсә. 1 алмагачта 3 карлыган, 2 нчесендә 4 карлыган. Барлыгы ничә? (Алмагачта карлыган үсми).
  2. Су сибү.
  3. 7 бала бергәләп

Түтәлләргә су сиптек

Китеп барды беребез

Ничә калдык инде без?

ҖЫР: “УҢЫШ ҖЫЕЛДЫ”.

Скачать

Полезно? Поделись с другими:

Просмотров: 59   Скачиваний: 20

Если Вы являетесь автором этой работы и хотите отредактировать, либо удалить ее с сайта - свяжитесь, пожалуйста, с нами.

Посмотрите также:

— ЗВЕЗДЫ В НЕБЕ МНЕ ВИДНЫ
— Урок «Гласные в суффиксах существительных -ЕК, -ИК».
— Урок по развитию речи
— Интегрированный урок по теме «Мы -вместе» история+литература
— «Всегда ли есть место в жизни подвигу!» (Подготовка к написанию проблемного очерка).
— Конспект урока «Словари - наши друзья и помощники»
— Урок по русскому языку «Спряжение глаголов»
— Дефис между частями слова в наречиях
— Урок русского языка по теме «Наркомания - это проблема одного человека или всего общества?»
— Рассказ Александра Ивановича Куприна «Чудесный доктор»