Тәмәке белән бергә тартучы да яна (Сыйныф сәгате)

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

Тарта торган үләнне Европада яшәүче “табак” (ул үсә торган Табаго провинөиясе атамасыннан) дип исемләгәннәр.

 

Аны испан сәяхәтчесе Христофор Колумб тәүге тапкыр 1493 елның 15 мартында Көньяк Америкадан Европага, ә 1593 елда иглиз сәүдәгәрләре Русиягә керткән.

 

Баштагы чорда тәмәке тарту өчен генә түгел, ә дару чаралары итеп тә кулланылган. Аңардан төнәтмә, сыгынты (экстракт), борчак дару ясаганнар. Дөрес кулланмаганда аңардан нык агуланганнар. Бу дәуләт башлыкларын тартучылар белән каты көрәш алып барырга мәҗбүр иткән.

 

Әйтик, Михаил Федорович патшалык иткәндә тартучыларны бик каты җәзалаганнар. Аларны таяк һәм чыбыркы белән кыйнаганнар,  танауларын һәм колакларын кискәннәр, ерак җирләргә сөргәннәр. Ләкин мондый катгый чаралар әйбәт нәтиҗә бирмәгән.

 

1697 елда Петр I Русиядә рәсми рәвештә тәмәке сатуны һәм тартуны рөхсәт иткән, тәмәке сату үзе генә дә казнага бик зур табыш китергән. 19нчы гасыр уртасында папирос, ә XX гасырның икенче яртысыннан сигаретлар ясый башлаганнар.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 210.5 Kb
Количество скачиваний: 18
Просмотров: 82

Похожие материалы