Спорт теремкәе

Предмет: Математика
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:
Тема: “Спорт  теремкәе”. Максат: балаларның  сөйләм  телен  үстерү; аралашу  әдәбенә  күнектерү; бүтәннәргә  карата  ярдәмчел, игътибарлы  булуны   формалаштыру; сүз  белән  хәрәкәтне  берләштерә  белүне  арттыру.       Җиһазлау: басу  декорациясе, кастюмнар, инсценировка  өчен  көй  язмасы, теремкәй, бокс  бияләе.                            Матур  көй   уйный. Басу  күренеше. Автор. Борын – борын  заманда  түгел, хәзерге  вакытта  бер  басуда терем - теремкәй булган  ди. Ләкин  ул  гади  түгел, ә  тылсымлы  ди. Аңа спорт  белән   шөгыльләнүчеләр  генә  керә   алган.                  Менә  бер  көнне  шул  теремкәй  яныннан  Куян  үтеп  барган. Куян. Терем – теремкәй, теремкәйдә  кем  яши?          (Аңа  җавап  бирүче  булмый. Куян   ишеген  төртеп  карый – ачалмый, аннан  язуны   күрә. Бу  теремкәйгә  спорт  белән  шөгыльләнүчеләр  генә  керә  ала). Мин  спорт    белән  шөгыльләнәм, мин  биеклеккә  дә, озынлыкка  да  сикерәм (күрсәтә). Ишек    ачыла,  куян  керә.                                        Бүре  бокс  бияләе  кигән, йөгереп  килә. Бүре. Терем - теремкәй, теремкәйдә  кем яши? -         Мин – Куян, ә  син  кем? -         Ә  мин бүре. Минем  дә  синең  белән  яшисе  килә. Кертәсеңме  мине? -         Бик  кертер  идем  дә, ләкин  бу  гади  теремкәй  түгел, ә  спорт  теремкәе. Син  кайсы  спорт  төре  белән  шөгыльләнәсең? -         Мин  бокс  белән. Күрсәтимме? -         Күрсәт. -         Күрдеңме? -         Күрдем. Әйдә  кер  алайса.                     Теремкәйнең  ишеге  ачыла. Куян  белән  бүре  кереп  китәләр. Төлке  килеп  чыга. Төлке. Ай – яй  нинди  матур  теремкәй. Минем  дә   бу  теремкәйдә  яшисем килә.( Тәрәзә  шакый).  Кем   бу  теремкәйдә  яши ? -         Мин  Куян. -         Мин  бүре, ә  син  кем. -         Ә мин  - Төлке, сез  мине  бу  матур  теремкәйгә  кертәсезме ? -         Бу  бит   гади  теремкәй  түгел, монда  спорт  белән  шөгыльләнүчеләр   генә  керә  ала. Ә  син  спорт  белән  шөгыльләнәсеңме ? -         Минем  матур, сылу   гәүдәм  табигатьтән  генә  түгел. Мин  көн  саен  музыка  кабызам  да, ритмик  күнегүләр  ясыйм. Сезнең  дә  шундый  матур   буласыгыз  килсә, әйдәгез  бергәләп  ясыйк.                                                      Музыка  астында  ритмик  гимнастика  ясыйлар.                     Бүре  ярар  инде  бераз   кереп  ял итик. Кереп  китәләр.                   Аю  килеп  җитә. Аю. Терем - теремкәй,  теремкәйдә  кем  яши ? -         Мин – Төлке. Ә  син  кем ? -         Мин  Аю. Минем   дә    сезнең  белән  торасым  килә. -          Ә  син  спорт  белән  шөгыльләнәсеңме ? -         Әйе, мин  элек  болай  йөри  идем (табанының  тышкы  ягына  басып  күрсәтә). Аннан  соң  бер  туп  таптым  да, зарядка  ясый  башладым. Хәзер  мин  ничек  йөрим ( йөреп   күрсәтә).                     -         Әйдә  алайса,  бергә  яшик ( бөтен  җәнлек  бергә  әйтә).                  Төчкерә, йөткерә  Шүрәле  килеп  чыга. Шүрәле. Бу  нәрсә ? Минемдә   бу  теремкәйгә  керәсем килә ! ( Тәрәзә  шакый).                 Кем  яши  бу  теремкәйдә ? -         Мин  - Куян. -         Мин - Бүре. -         Мин  -Төлке. -         Ә  мин  Аю. Ә  син  кем ? -         Мин - Шүрәле. Төлке. Син -  Шүрәле ? Шүрәле. Шүрәле  шул, мин  сезне   кытыклап  үтерә  алам. Төлке. Синме ? Кытыклапмы? Куян. Син  аягыңда  көчкә  торасың  бит !  ( Шүрәле  төчкерә). Аю. Төчкергәндә  авызыңны   капла ! Шүрәле. Ай, сез  авызымны  капларга  куштыгыз  бит. Бүре. Срочно  Таңсылу  табибәне   чакырырга  кирәк.               Төлке  теремкәйгә  кереп  китә  һәм   телефоннан  шалтырата. Төлке. Таңсылу  табибә! Безнең  Шүрәле  чирләде. Тизрәк  килегез  зинһар  өчен ! Таңсылу  табибә. Хәзер  килеп  җитәм ( йөгереп  килә ). Кем  авырый  монда ? Шүрәле. Мин. Таңсылу  табибә.  Күрсәт  әле тамагыңны !( карый ). Ай – яй   тамагы  да  кызарган, борыны  да  тыгылган. Борчылмагыз  җәнлекләрем, хәзер  мин сезне дәвалыйм. Мин  сезгә сулау  гимнастикасы  өйрәтәм. ( Сулау  гимнастикасы  ясыйлар ). -         Бире  килегез  әле  җәнлекләрем. Җиңелчә сулыш  алдык, бераз  гәүдәләрне  алга  идек  сулыйбыз.          -         Нәрсә  исе  килә  Шүрәле  дустым ? Шүрәле. Фу-у-у  сасы  суган  исе  килә. - Ә, миңа  бал  исе килә, миңа  тәмле  кишер  исе, миңа  ылыс-с  исе, ә  миңа  тәмле  тавык  исе  килә. Таңсылу  табибә.  Көн  саен  шуны ясасагыз  авырмассыз. Тагын  авырмас   өчен  нәрсә  эшләргә  икәнен  беләсезме ? Төлке. Иртәнге  гимнастика. Бүре. Саф  һава, кояш  кирәк. Куян. Юынырга.  Аю. Спорт  күнегүләре  ясарга. Шүрәле. Чыныгырга. Таңсылу  табибә. Җәнлекләрем  тагын  бер киңәш  әйтимме, дөрес  тукланырга  кирәк.                    Бөтен  җәнлекләр  бергә: рәхмәт  сиңа  Таңсылу  табибә.
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 9.71 Mb
Количество скачиваний: 6
Просмотров: 129

Похожие материалы