Сәләтле балалар белән эшләү.

Предмет: Музыка
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

Сәләтле балалар белән эшләү.

 

        Хәзерге заман мәктәбе үзенең үсешендә катлаулы чор кичерә. Иҗтимагый мәгариф икътисади үзгәрешләр: мәгариф системасында яңарту, төрле типтагы мәгариф учреждениеләрендә укыту-тәрбия эшенең методологик һәм оештыру технологиясен камилләштерү бурычын куйды.

        Заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.

      Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.

      Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый . Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән,  кызыксынуларыннан чыгып, үзенә һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.

     Укучыларның иҗади казанышлары – бу мәктәпнең җимеше. Авыл җирендә шәһәрдәгегә караганда үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле, шуңа күрә сәләтле балаларны ачыклау, югалтмыйча үстерү укытучы өлешенә төшә.

 

     Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 30.84 Kb
Количество скачиваний: 30
Просмотров: 120

Похожие материалы