Рәвеш төркемчәләрен кабатлау

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:
Дәреснең максатлары: 1) рәвеш төркемчәләре турында белемнәрне гомумиләштереп кабатлау; 2) укучыларда рәвеш төркемчәләрен текстта таба һәм таный белү күнекмәләре булдыру, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү; 3) укучыларда укуга аңлы караш, татар теленә, табигатькә, халык авыз иҗаты әсәрләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Җиһазлау: сәяхәтнең план-картасы, кыз, чәчәк, кояш, болытлар, Шүрәле рәсемнәре, таблицалар. Дәреснең төре: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, дәрес-сәяхәт Методлар: дәреслек белән әшләү, күнегүләр эшләтү, әңгәмә. Укыту принциплары: фәннилек, системалылык, эзлеклелек. Укыту ысулы: өлешчә эзләнү, күрсәтү. Чаралар: такта, акбур. ВЫДЕРЖКА ИЗ ТЕКСТА «Укучы: Класста барыбыз да бар. Без татар теле дәресенә әзер. Укытучы: Бик яхшы. Укучылар, сезгә узган дәрестә өй эшенә сыйфат һәм рәвешләрне кулланып, “Кадерле әниемә” темасына хат язып килергә кушылган иде. Әйдәгез, кайсыгыз хатын укый? (берничә укучының җавабы тыңлана). Инде бүгенге дәрес темасына күчик. Дәресебез бик үзенчәлекле узачак. Безгә, укучылар, урманда адашып калган Таңсылуга ярдәм итәргә кирәк. Ул үз өенә кайтып җитәр өчен “Рәвеш төркемчәләре патшалыгы”н үтеп чыгарга тиеш. Аның юлында патшалык вәкилләре очрарлар, Таңсылуны алга җибәрмәскә тырышырлар, ә сез үзегезнең белемнәрегез белән аңа ярдәм итәрсез. Сез ярдәмгә әзерме? Укучы: Әйе. Без бик теләп Таңсылуга ярдәм итәрбез. Укытучы: Иң беренче рәвешнең нәрсә икәнлеген искә төшерик. Бары шул очракта гына Таңсылу патшалыкка үтеп керә алачак. Димәк, укучылар, нинди сүз төркемен без рәвеш дип атыйбыз? Укучы: Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? кайчан? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап булган сүз төркеме рәвеш дип атала. Укытучы: Әйе, дөрес. Димәк, рәвеш эш яки хәлнең билгесен белдерә. Рәвешләр мәгънә ягыннан ничә төркемгә бүленәләр? Укучы: Мәгънә ягыннан рәвешләр 6 төркемгә бүләнәләр: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләре. Укытучы: Бик дөрес, укучылар! Менә Таңсылу рәвеш төркемчәләре патшалыгына аяк басты. Күрәсезме, аның каршында бик матур чәчәк үсеп утыра. Ләкин ул гади чәчәк түгел, аның үз сере бар. Матурлыгы да алдакчы матурлык кына. Ул - кешеләрне йота торган гөл. Сезнең мондый үсемлекләр турында ишеткәнегез бардыр. Алар куе Амазонка урманнарында үсәләр. Әлеге чәчәкнең Таңсылуга бер шарты бар: әгәр ул аның таҗларындагы табышмакларга дөрес җавап биреп, рәвеш төркемчәләрен дөрес итеп билгеләсә, ул кызга тимәячәк, ә патшалыкка кертеп җибәрәчәк. Әйдәгез, Таңсылуга ярдәм итик инде. Хәзер сез чиратлап такта янына чыгып, чәчәк таҗына язылган табышмакны кычкырып укырга, җавабын әйтергә, аннан соң рәвешләрне табып, төркемчәсен билгеләргә тиеш буласыз. Әйдәгез, башладык (укучылар берәм-берәм такта янына чыгалар).»
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 83.5 Kb
Количество скачиваний: 22
Просмотров: 140

Похожие материалы