Мин татарча сөйләшәм!

Предмет: Иностранные языки
Категория материала: Конспекты
Автор:
Мин өченче сыйныфларның рус төркемендә татар теленнән интелектуаль уен күрсәттем. Укучыларның уйлау-фикерләү, белем дәрәҗәләре уртачадан югары. Дәреснең темасы: Мин татарча сөйләшәм! Дәреснең тибы.  Алган төшенчәләрне формалаштыру дәресе. Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның татар теле буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен куллана белү күнекмәләре булдыру. 2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү. 3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Дәреснең белем бирү максаты предмет буенча белем, күнекмәләр, ә фикерләү сәләтен үстерү һәм тәрбияви максатлар универсаль уку күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә. Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, туп, татар теле дәреслеге. Дәреслек: Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М., Гиниятуллина Л.А. Күңелле татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен). – Казан:Татармультфильм, 2013. Мин дәресемне ФГОС таләпләренә туры китереп, предмет һәм метапредмет буенча, шәхси үсеш-үзгәрешләргә этәрә торган максатлар куйдым. Шулай ук сингапур курсларыннан да алган материаллар күрдегез. Укучыларның татар телен төрле шартларда куллана алулары предмет буенча компетенцияләрен үстерүгә булышты. Шәхси һәм метапредмет буенча компетенцияләр булдыру түбәндәге эш төрләре аша башкарылды: - Шәхси компетенция: укучыларның бер-берсен тыңлап, аңлап, эмоциональ халәттә теманы үзләштерүләрендә күренде. - Метапредмет компетенцияләр өч төрле юнәлештә башкарылды: регулятив, танып белү һәм коммуникатив. Танып белү уку күнекмәләрен без актуальләштерү этабында укучыларның сорауларга җавап бирүендә күрдек. Ныгыту этабына килгәндә укучыларның яңа грамматик категориянең асылына төшенүендә, куелган сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирүендә, үзләре генә сизмәстән, сингапур курсларына керүендә күрә алдык. Коммуникатив уку күнекмәләрен без татар телен кабатлау этабында укучыларның төркемнәрдә аралашу; дәрестә дөрес, матур итеп җөмләләр төзү; хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашларын яклый белүләрендә; бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килүләрендә ачык күрдек. Регулятив уку күнекмәләрен – алган белемнәрне планлаштырып, нәтиҗәгә ирешү юлларын сайлауда күрәбез. Укучылар үз эшчәнлекләренә дәреснең төрле этапларында контроль ясадылар, кирәкле өстәмәләр керттеләр һәм эшчәнлек планнарына корректировка ясадылар. Укучыларның сәламәтлекләрен саклау, ял иттерү максатыннан физкультминутка үткәрелде. Максатка ирешү өчен түбәндәге эш формаларын сайладым: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парларда эшләү. Күнегүләр гадидән катлаулыга таба үсә бара. Болай эшләгәндә күнегүләрнең нәтиҗәсе дә күренә, чөнки биремнәр үзара бәйле, аңлаешлы һәм кызыклы, балаларны мавыктырырлык итеп, төрле уен һәм грамматик биремнәр белән чиратлаштырып бирелә. Күнегүләрне уен формасында үткәрү укучыларда кызыксыну уята һәм телне өйрәнүне җиңеләйтә. Бирем эчтәлеге укучыларның ихтыяҗларына да туры килә. Дәрестә кулланылган барлык материал да куелган максатка ирешү һәм балаларны кызыксындыру өчен эшләнә.  Дәрес этаплары бер-берсе  белән тыгыз бәйләнештә торалар. Дәрес максаты балаларга төгәл, аңлаешлы итеп җиткерелде. Дәрестә куелган максатларга  ирештек.    
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 24.52 Kb
Количество скачиваний: 13
Просмотров: 96

Похожие материалы