«Кошлар - безнең дусларыбыз»

Предмет: Школьному психологу
Категория материала: Конспекты
Автор:
    Тема:“Кошлар – безнең дусларыбыз.”      Максат.  Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.     Җиһазлау. презентация, кошлар рәсемнәре - стенд.     Алдан башкарылган эшләр. Балаларны яз, кошлар турындагы шигырьләр, татар халык авыз иҗаты белән таныштыру, кошлар рәсемнәре ясау.     Материал. Б.Рәхмәт,    Г.Афзал,     Ш.Маннур,    З.Нури,   С.Урайский, М.Шабаев, М.Фәйзуллина, Я.Игәнәй шигырьләре файдаланылды.      Бәйрәм башлана. Әкрен генә кошлар, су тавышы язылган көй яңгырый. 1 нче слайд     1А.Б. Менә яз да җитте. Җылы яктан безнең дусларыбыз –  кошлар кайта башлады. Беренче булып кара каргалар, сыерчыклар кайталар. Алар кайталар да чыркылдашырга тотыналар, сызгыралар, сайрыйлар, күңелле җырлар җырлыйлар, тырыша-тырыша оя ясыйлар, бала чыгаралар.         1А.Б. Әйе, кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәр төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар – табигать күрке. Шуңа шагыйрьләребез аларга багышлап шигырьләр иҗат итәләр.Кошлар турында бик күп җырлар җырлана.                          Кыш көне без канатлы дусларыбызны онытмадык. Алар өчен җимлекләр ясап куйдык.           2 нче слайд      2А.Б. Песнәк – файдалы кош. Бер песнәк җәйге айларда көненә 500 – 600 зарарлы бөҗәк ашый.     1А.Б. Сез беләсезме, “Урман докторы” дип кайсы кошны атыйлар?     ( Балаларның җаваплары.)3 нче слайд        2А.Б. Кошлар һавада очарга җайлашканнар. Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Таулар, урманнар, диңгезләр аша очу кошлар өчен бик үк авыр түгел. Мәсәлән, Европа өлешендә яшәүче авыл һәм шәһәр карлыгачларының Африканың көньягына очып китүе, аларның Һиндстанда кышлавы билгеле булды. Хәзер яз җиткәч, алар туган җирләренә кире әйләнеп кайталар. Безнең якны сагынып кайтучы кошларның сез кайсыларын беләсез?     (Балаларның җаваплары.)                                    4 нче слайд     1А.Б. Иң беренче булып яз хәбәрчесе кара каргалар очып кайта. Беләсезме, алар безнең якларга кайтканда тәүлегенә 50 километр чамасы юл үтәләр. Кара каргалар да кешеләргә файда китерә. Җәен бер кара карга чама белән 8 меңгә кадәр бөҗәк ашый.             5 нче слайд     2А.Б. Безнең иң яраткан кошчыгыбыз – ул сыерчык. Ул үзенең матур сайравы белән сокландыра һәм зарарлы бөҗәкләр ашап зур файда китерә.                                             6 нчы слайд     1А.Б. Иртә язда басу һәм далалар өстендә – биектә бер кош оча. Ул – тургай. Тургай канат кага-кага өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра, шулай итеп, ул игенчене кырга чакыра.     7 нче слайд            2А.Б. Кошларның файдасы гаять зур. Алар үсемлек орлыкларын тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр.     1А.Б. Канатлы дусларыбызны сакларга, аларның ояларын туздырмаска, күкәйләрен ватмаска кирәк.          1А.Б. Ә, хәзер, әйдәгез, кошлар турында викторина үткәреп алыйк. 8 нче, 9 нчы слайдлар     1. Агач башында йорты,         Эчендә яши җырчы. (Сыерчык.)     2. Кайсы кошның балалары әниләрен белми? (Күке.)     3. Нинди кош ялтыравык әйбергә кызыга? (Саескан.)     4. Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып каита? (Кара карга.)     5. Гөрли-гөрли җырлый ул,         Кызыл читек кия ул.         Күлмәкләре күгелҗем,         Татулыкны сөя ул. (Күгәрчен.)     6. Иң матур койрыклы кош. (Тавис.)     7. Дөньяда сан ягыннан иң күп таралган кошлар. (Чыпчык.)     8. Бер кошым бар: тынмый,        Агачка оя кормый.        Өе – җирдә,        Җыры – күктә. (Тургай.)     9. Кулы юк – балчык ташый;         Балтасы юк – оя ясый. (Карлыгач.)     10. Нинди кошлар кар астында төн куна? (Көртлек.)     11. Нинди кошлар йомырка салмый? (Ата.)     12. Иң күп ашаучы кошның исемен әйтегез? ( Песнәк.)   1. Кайсысы  кош  түгел? А) ярканат Б) пингвин В) тавык   2. Кошлар  хайваннардан ничек аерыла? А) оча  ала Б) оя  ясый В) каурыйлары  бар   3. Кайсы кош көзен  җылы  якка  китә? А) чыпчык Б) карлыгач В) песнәк   4. Кайсы  кош  оча  алмый? А) үрдәк Б) страус В) ябалак    
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 1.59 Mb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 156

Похожие материалы