Интеллектуальная викторина «Нәрсә? Кайда? Кайчан?»

Предмет: География
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Сезгә тәкъдим ителгән «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль викторина география фәненнән дәрестән тыш чара буларак 8-11 сыйныф укучылары белән үткәрелә. Балалар күп булган вакытта аларны берничә командага бүлергә була. Болай эшләү үзара ярышны тагы да кызыклырак итә. Чараның максаты: укучыларның белемен, уйлый белү дәрәҗәләрен һәм алган белемнәрен практикада куллана алуларын тикшерү һәм тирәнәйтү, фәнгә кызыксынуларын арттыру, коллективта эшли белү сыйфатларын, эзләп табу эшчәнлеген үстерү, шәхес тәрбияләү. Сыйныфтан тыш чаралар шунысы белән үзенчәлекле, аларда укучыларны чикләнмәгән санда катнаштырырга була, ягъни берничә сыйныфны берләштерергә мөмкин. Мондый чараларга укучылар бик теләп катнашалар. Тик укытучыга укучыларның яшь үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга кирәк. Сораулар өстәмә рәвештә презентация ярдәмендә дә тәкъдим ителә. Уенның барышы музыкаль бизәлеш белән тулыландырылса, тагы да күңеллерәк була. ВЫДЕРЖКА ИЗ ТЕКСТА »1939 елның 7 августында Әлмәт районыЮгары Акташ авылы янындагы басуда бертрактор, җир сөргәндә, кинәт җир астына убылып төшеп китә. Соңыннан бу урында 52 м. киңлектә чокыр хасил була, төбендә су күренә. Диндар кешеләр, буходай кушуы буенча эшләнгән эш диләр. Сез моны ничек аңлатырсыз?»

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 1.85 Mb
Количество скачиваний: 10
Просмотров: 57

Похожие материалы