Ике составлы җөмләләр турында гомуми төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Дәреснең планы.
I Оештыру. Дәресне оештыру (исәнләшү, укчыларны барлау).
II Актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү.
2. Дәрес-сәяхәтнең планы белән таныштыру.

III Ныгыту.
1. Рәвеш билгеләмәсен искә төшерү.
2. Чәчәк таҗларына язылган табышмаклар ярдәмендә рәвеш төркемчәләрен кабатлау.
3. Дәреслектәге 277 нче күнегүне башкару.
4. Дәреслектәге 278 нче күнегүнең сорауларына җавап бирү.
5. “Бер сүз белән генә әйтергә” дигән биремне башкару. Берничә сүз яки фразеологик сүзтезмә белән бирелгән рәвешләрнең мәгънәсен бер сүз, ягъни рәвеш белән генә әйтеп, төркемчәсен билгеләү.
6. “Шүрәле” әкиятеннән рәвешләрне табып, таблицадагы графаларга дөрес итеп урнаштыру.
III Өй эше бирү.
1. Рәвеш төркемчәләрен кабатларга.
2. Дәфтәрләргә матур әдәбият әсәрләреннән һәр рәвеш төркемчәсе кергән икешәр мисал язарга.

IV Йомгаклау.
1. Гомуми нәтиҗәләр чыгару.
2. Билгеләр кую.
Дәрес барышы.

Укытучы: Якты чырай, яхшы кәеф
Күрәм сезнең йөзегездә.
Исәнмесез!Хәерле көн
Телим һәрберегезгә дә.

Ни юлы өзелмәде, ни үзе өзелмәде. (Елга. Кичә-көндез – вакыт рәвешләре.)
4. Күп энәле, сукыр күзле. (Чыршы яки нарат. Күп – күләм – чама рәвеше)
5. Кышын ята таштай,
Язын чаба аттай. (Боз. Кышын, язын – вакыт, таштай, аттай – охшату-чагыштыру рәвешләре)
6. Төнлә өйдә, көндез биләмдә. (Ай. Төнлә, көндез – вакыт рәвешләре )
7. Кышын ката:
Көмеш сандыкка
Керә дә ята. (Боз. Кышын – вакыт рәвеше)
8. Соскы борын бакылдык,
Күп сөйләшә такылдык. (Үрдәк. Күп – күләм чама рәвеше)
9. Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә. (Агач. Язын, көзен, кышын – вакыт рәвешләре)
10. Иртән дә килә Җәмилә,
Кич тә килә Җәмилә,
Калын шәленә төренеп,
Тагын килә Җәмилә. (Болыт. Иртән – вакыт рәвеше)
Укытучы: Молодцы, укучылар! Булдырдыгыз! Чәчәк таҗларындагы табышмакларның җавапларын дөрес таптыгыз! Инде сәяхәтебезне дәвам итик. Карагыз әле, явыз болытлар Таңсылуның юлын яктыртучы кояшны капларга омтылалар. Без кояшны болытлардан азат итәргә тиеш. Моның өчен дәреслекнең 172 нче битендәге 277 нче күнегүне үтәргә кирәк. Әйдә, Алинә биремне кычкырып укып кит әле.
Укытучы: Рәхмәт, Алинә. Укучылар, бирем аңлашыламы?
Укучы: Әйе, аңлашыла.
Укытучы: Алайса, әйдәгез, башта текстны укып чыгыйк (текстны укыйлар).
Текстка нинди исем бирер идегез?
Укучы: “Хушлашу”, “Мәк чәчәге”, “Хәерле юл”.
Укытучы: Җавапларыгызга рәхмәт. Бик матур исемнәр уйлап тапкансыз. Бу өзек, укучылар, күренекле язучы Ә.Еникинең “Мәк чәчәге” әсәреннән алынган. Сез әлеге әсәр белән өлкәнрәк сыйныфларда танышырсыз. Инде биремне эшләүне дәвам итик. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эшен, күнегү номерын язып куябыз һәм рәвешләрне үзләре ачыклаган сүзләр белән күчереп алабыз, җәя эченә төркемчәсен, синонимын билгелибез (укучылар биремне башкаралар).
Укытучы: Күрәм, биремне башкарып бетердегез, инде дөреслеген тикшерик. Таңсылу да безне көтеп тора. Әйдәгез, кайсыгыз җавабы белән таныштыра? (бер укучы кул күтәреп җавап бирә, калганнар дөреслеген тикшереп баралар, хаталары булса, төзәтәләр).
Укучы: Мәңге бетмәү (вакыт рәвеше, синонимнар – беркайчан, һаман (бетмәү), бервакытта да аерылмау (вакыт рәвеше, синонимнар – беркайчан (аерылмау), еракка китү (урын рәвеше, синонимнар - әллә кая, күз күрмәгән якка (китү), ерак юл (урын рәвеше, синонимнар - ), гаять матур (күләм-чама рәвеше, синонимнары – шактый, бик, чамасыз (матур).
Укытучы: Молодец, Илнур, бик дөрес эшләгәнсең. Җавабыңны да матур, тулы итеп аңлаттың. Күрәсезме, Таңсылу да ничек шатлана. Тик карагыз әле, укучылар, болытлар һаман да кояшны каплаганнар бит. Нишләргә инде безгә? Ә, алар безгә 278 нче күнегүне башкарырга кушалар икән, чөнки әлеге күнегүдә без әле генә танышкан текст буенча сораулар бирелгән, без шул сорауларга җавап бирергә тиеш. Әйдә әле, Гөлназ, биремне укып кит.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Ул кем икән? Ничек уйлыйсыз?
Укучы: Бу кеше солдат дип уйлыйм.
Укытучы: Әйе. Ул кая бара?
Укучы: Текстан аңлашылганча, солдат Бөек Ватан сугышына туган илен, әти-әнисен фашистлардан сакларга бара.
Укытучы: Бик дөрес. Инде соңгы сорауга да җавап бирик. Ни өчен Кеше сүзе баш хәрефтән язылган?
Укучы: Минем уйлавымча, Кеше әлеге текстта җыелма образ. Ул туган илен яклап көрәшкән барлык батырларны үз эченә ала. Мәк чәчәге Аңа зур өметләр баглый, фашистларны җиңәсенә ышана. Шуңа күрә дә ул баш хәрефтән язылган.
Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар! Әйткәнемчә, бу әсәр белән сез өлкән сыйныфларда яхшылабрак танышачаксыз әле. Күрәсезме, сезнең матур, тулы җаваплардан күк йөзендәге болытлар да юкка чыктылар, кояш көлә башлады. Инде Таңсылуга ияреп алга таба китик. Монда Таңсылуны явыз бүре сагалап тора. Без, әлбәттә, аңа ярдәм итәчәкбез, шулай бит?
1. Үткән көн (кичә)
2. Бик биектә (югарыда)
3. Көтелмәгәндә, уйламаганда (кинәт)
4. Күз ачып йомганчы (тиз)
5. Шушы елда (быел)
6. Бернәрсәгә дә утырмыйча бару (аягүрә)
7. Ашыкмыйча гына, үз көенә (әкрен)
8. Санап бетергесез (күп)
9. Минем уйлавымча (минемчә)
10. Китаптагы кебек (китапча)
11. Ахырына кадәр, беткәнче (ахырынача)
12. Яшен тизлеге белән (бик тиз)
13. Акча белән, акча килеш, натуралата түгел (акчалата)
14. Ашыкмыйча эшләү (әкрен)
15. Кешеләргә хас булганча, яхшы гына, тәртипле итеп (кешечә)
Укытучы: Молодцы, булдырдыгыз! Таңсылу безнең ярдәм белән бу сынауны да үтеп чыкты. Хәзер, укучылар, игътибарны яңадан тактага юнәлтик әле. Таңсылу каршында кем ул, таныйсызмы? Ул кайсы әсәрдән?
Укучы: Әйе, әйе. Бу бит Шүрәле.Ул безгә Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән килгән.
Укытучы: Әйе, дөрес, укучылар! Чынлап та бу нәкъ Тукай әкиятеннән килгән Шүрәле. Ул да Таңсылуга үзенең биремен әзерләгән. Хәзер мин сезгә “Шүрәле” әкиятеннән өзекләр укыйм, ә сез анда очраган рәвешләрне дөрес итеп әлеге таблицага урнаштырырга тиеш буласыз (укучыларга алдан әзерләнгән таблица таратыла). Бирем аңлашыламы?

Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар! Хәзер эшләрне җыеп алдык. Алар өчен сезгә билге куелачак. Шулай итеп без бүген Таңсылуга рәвеш буенча нинди белемнәребезне кулланып ярдәм иттек?
Укучы: Без Таңсылуга рәвешләрнең төркемчәләрен искә төшереп ярдәм иттек.
Укытучы: Менә сезнең ярдәм белән Таңсылу өенә кайтып та җитте. Ул сезгә бик тә рәхмәтле. Шулай итеп, без бүген алган белемнәребезне ныгыттык. Сез барысын тыңлап, аңлап утыргансыз. Дәрестә бик актив катнаштыгыз. Мин сездән бик канәгать. Молодцы, укучылар! Бүгенге дәрестә Алинәгә, Айдарга, Лилиягә “5”ле билгесе куйдым, чөнки алар Таңсылуга ярдәм итү өчен барлык көчләрен куйдылар, барлык җаваплары да дөрес, тулы иде, ә Гөлия, Илнур, Гүзәлгә “4”ле билгеләре куйдым, чөнки җавапларында бераз төгәлсезлекләр булды.
Хәзер көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куябыз: дәфтәрләрегезгә матур әдәбият әсәрләреннән һәр рәвеш төркемчәсе кергән икешәр мисал язарга. Өй эше буенча сораулар бармы? Булмаса, бүгенге дәресебез тәмам. Алга таба да шулай уңган, тырыш булыгыз. Сау булыгыз, укучылар! Чыгарга мөмкин.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 82.5 Kb
Количество скачиваний: 20
Просмотров: 119

Похожие материалы