Хәсән Туфанның тоткынлык чоры

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:

Максат: 1. Х.Туфанның тоткынлык чоры белән таныштыру. 2. Сәнгатьле сөйләм телен, логик, иҗади фикерләү сәләтен үстерү. 3. Укучыларда Х.Туфанның тоткынлык чорына мәхәббәт, бер- береңә карата мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү. Материал. Х.Туфан портреты, сораулар язылган тест, дәреслек, хат, компьютер. Кулланылган өстәмә материал. 1. Х.Туфан Сайланма әсәрләр.-Татарстан китап нәшрияты,1964.-311б. 2. Х.Туфан. Сайланма әсәрләр.- Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2004.-431б. 3. Дәрес эшкәртмәләре үрнәкләре. Татар теле һәм әдәбият. 1 кисәк. Татар мәктәбе укытучылары, югары һәм урта белем бирү уку йортлары студентлары өчен ярдәмлек.-Казан: РИЦ “Школа”, 2005.Б.-432-437. 4. Мәйдан.-2006, -№2 5. Язучылар, композиторлар һәм рәссамнарыбызның чыгышлары, алар турында истәлекләр язылган диск № 6 Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату Дәреснең формасы: хатка җавап әзерләү Метод һәм алымнар: - укытучы сүзе - әңгәмә - сорау- җавап - тест эшләү - эзләнү һ.б. ВЫДЕРЖКА ИЗ ТЕКСТА »1942 елның 7 мартында суд Х.Туфанны атып үтерергә дигән карар чыгара. Ләкин үлем карарын үзгәртәләр һәм аны 10 еллык төрмә белән алыштыралар. Ул иҗатын монда да дәвам итә, туган халкы өчен бик күп сандагы шигырьләр иҗат итә. 1950 елның ноябрь аенда 10 елга хөкем ителү вакытын тутыра. Әмма әле аңа бу юлы да бәхет елмаймый. Иреккә чыгарасы урынга Х.Туфанны Себергә сөргенгә җибәрәләр. Ул монда да барлык авырлыкларны үз җилкәсендә татый. Бары тик Сталин үлеп, аның сәясәтендәге җитди хаталары ачыкланганнан соң гына Х.Туфанны иреккә чыгаралар. Һәм ул 1956 елда Казанга кайта. Укучылар, инде белгәнебезчә, Х.Туфан 16 ел гомерен тоткынлыкта үткәрергә мәҗбүр була. Ул, тормыш һәм иҗат юлында нинди генә хәлләргә очрамасын, бервакытта да туган иленә, халкына һәм поэзиясенә булган тирән ышанычын, мәхәббәтен югалтмый. Бу ышанычны, мәхәббәтне ул Сталин лагерьлары аша да саклап алып кайта, торгынлык елларының рәхимсез милли сәясәте басымы астында да югалтмый. Укучылар, Х.Туфанның тормыш юлы тагы да катлаулы булганлыгын белдегезме инде? Ә хәзер, әйдәгез, Х.Туфанның тоткынлык чоры иҗаты белән дә танышыйк. Сталин шәхесе культының шагыйрьне үлемгә хөкем итүе, төрмәләрдә газаплавы, еракларга сөрүе- болар, табигый, аның хисләренә тәэсирсез калмый. Ачу, әрнү тойгысы йөрәктән шигырьләргә күчә. Ләкин шунысы мөһим- зур кайгы шагыйрьнең сәламәт рухын сындыра алмый, халыкка чиксез ышаныч аның күңелен һәрвакыт эчтән яктыртып, аңа төкәнмәс куәт биреп тора. Шуңа күрә хаксызга күргән газаплары турында язганда да аның шигыре уртасыннан халыкка мәхәббәт, дөньяда гаделлекнең өстен чыгачагына ышаныч тойгысы ташып ага; ул кая гына барса да, аның гомерлек танышлары- ай һәм кояш- аннан калмыйлар, ул кайларга гына барып чыкса да, дөньяның матурлыгын аерып күрә белә, матурлыкны ярата. Аның бу тойгылары “Овидий Назон” шигырендә аерата тулы гәүдәләнгән. Укучылар, әйдәгез, “Овидий Назон” шигыре белән танышыйк әле. Иң беренче исеменә игътибар итик.»

"Дәрес барышы


Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр барчагызга. Без сезнең белән бүгенге әдәбият дәресебезне башлап җибәрәбез. Сез барыгыз да дәрескә әзерме?

Укучылар. Әйе, без дәрескә әзер.

Укытучы. Яхшы. Укучылар, әйдәгез, искә төшерик әле, алдагы дәресләрдә без сезнең белән кайсы язучы турында мәгълүмат алган идек?

Укучы. Алдагы дәресләрдә без Х.Туфанның кыскача гына тормыш юлы һәм аның шигырьләре турында мәгълүмат алдык.

Укытучы. Әйе, укучылар, бик дөрес әйттегез. Ә хәзер, әйдәгез, сезнең белемнәрегезне тикшереп алыйк, теманы үзләштерү дәрәҗәсен билгеләп карыйк. (Укучыларга тест эшләтелә)
"

"Тест.
1. Х.Туфан кайчат туган?
А) 1909 елда
Б) 1900 елда
В) 1906 елда
2. Ул кайда туган?
А) Казан губернасының Кармәт авылында
Б) Арча районы Кушлавыч авылында
В) Куйбышев районы Көек авылында
3. Х.Туфанның хатыны кем исемле?
А) Әминә
Б) Чулпан
В) Луиза
4. Х.Туфанның сез нинди шигырьләрен беләсез? Исемнәрен атагыз.
(тест башкарылгач, укытучы тестларны җыеп ала, дөрес җавапларны атап чыгалар)

Укытучы. Булдырдыгыз укучылар, сез бик дөрес җавап биргәнсез. Дәресебезне дәвам итәбез. Укучылар, безнең мәктәпнең электрон почтасына сезнең сыйныфка юлланган хат килеп төште. Хәзер, әйдәгез, барыбыз да шул хат белән танышып китик әле. (Экранда хат күрсәтелә, укытучы укучыларны әлеге хат белән таныштыра).
"

"Хат

“Кадерле 6 нчы сыйныф укучылары! Сезгә мөрәҗәгать хаты белән Оренбург шәһәрендә яшәүче, татар телендә иркен аралашучы яшьтәшегез хат яза. Минем исемем Оля. Мин рус мәктәбенең 6 сыйныфында укыйм. Минем дә сезнең кебек татар әдәбияты белән, татар язучылары, шагыйрьләре аларның иҗатлары белән танышасым килә. Сез миңа Х.Туфанның Тоткынлык чоры турында мәгълүматлар язып җибәрә алмассызмы?
Алдан ук зур рәхмәтләр белән Оля”


Укытучы. Менә, укучылар, хәтта Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә татар әдәбияты белән кызыксыналар икән. Ягез әле, укучылар, сез Оляга ярдәм итәргә әзерме?

Укучылар. Әлбәттә, без ярдәм итәргә әзер. Ләкин бит әле башта үзебезгә дә Х.Туфанның тоткынлык чоры турында күп нәрсәләр өйрәнергә кирәк.

Укытучы. Әйе, укучылар, дөрес уйлыйсыз. Әгәр дә сезнең ярдәм итәргә теләгегез бар икән, сез, һичшиксез, яшьтәшегезгә ярдәм итә алачаксыз. Ә мин сезгә ярдәм итәрмен. Бүгенге әдәбият дәресебезне дә нәкъ менә Х.Туфанның тоткынлык чорын өйрәнүгә багышларбыз. Дәрестә бик тә игътибарлы булыгыз.
Укучылар, сез инде XX гасырның катлаулы үзгәрешләргә, кискен фаҗигаләргә, илләрне тетрәткән сәяси борылышларга гадәттән тыш мул булуын беләсез. Хәсән Туфан да нәкъ менә шул гаугалы чорда, миллион кешеләрнең чәбәләнеп беткән язмышларыннан үрелеп канлы вакыйгалар тезмәсе аша, кешелеклелеген саклап, исән- имин үтә алган сирәк шәхесләрнең берсе.
Чыннан да, аның тормышы, иҗат юлы бик җиңелдән генә бармый. Ул 20 елларда Урал, Кавказ якларында йөри. Анда эшчеләр тормышы белән таныша, үзенең поэмаларын иҗат итә. 30 елларда да үзенең эшчәнлеген туктатмый. Менә көтмәгәндә аны 1940 елның 18 ноябрендә “халык дошманы” дип гаеплиләр һәм кулга алалар. Шушы көннән Х.Туфанны нахак яла туган җиреннән, туган теленнән аера, әйтеп аңлата алмаслык кыерсытулар, кимсетүләр, җәберләүләр аша үткәрә. Ләкин ул барлык авырлыкларга түзә, үзенең иҗат эшен дә туктатмый.

"Овидий Назон ул- Кара диңгез якларына сөрелгән борынгы Рим шагыйре.
Ә хәзер әлеге шигырьне сәнгатьле итеп укып карыйк. (Шигырьне башта укытучы, аннан соң укучылар укый)
Беренче һәм соң кат күргән кебек
Үтеп бара илләр үтәли...
Бер генә кат яши җирдә кеше,
Җаны шуны сизәдер, бәлки.

Сөрде аны император Август
Көн итәргә мәңге еракта.
Әйтерсең лә, мәңге дигән нәрсә
Үзгәрмичә тора бу якта.

Былтыргыча түгел һәрбер “быел”.
Кичәгечә түгел һәр “бүген”:
Һәр атомда хәтта үзгәреше,
Тормышы бар аның- мәңгенең!

Беренче кат күреп, сәлам биреп,
Баш ия ул
Бу як халкына,
Бу илләрдә аның танышлары
Кояш кына әле, ай гына.

Беренче һәм
Соң кат күргән кебек,
Күз сала ул
Яңа дөньяга.
Гөл- чәчәкләр калгып утыралар
Кырлардагы аулак юлларда.

Күтәрегез, гөлләр, башыгызны,
Ташлап җилгә кайгы- сагышны:
Сезгә, гөлләр, якын сердәш килә,
Каршылагыз яңа танышны!..


(Шигырьне укыгач:
- Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
- Авторның укучыга әйтергә теләгән фикере нинди?
- Шигырь турында нинди хисләр туды? һ.б. сорауларга җавап алу юлы белән укучылар белән фикер алышу, шигырьне анализлау)

Укытучы. Чыннан да, без әлеге шигырьдә шагыйрьне сөргенгә алып киткән вакытларны күз алдына китердек. Ул мондагы гади кешеләр белән дуслыкта, туганлыкта яши, “тышы гына салкын, ә йөрәге җылы дөньяны» ярата. “Кайдадыр бер күргән күк” акыл һәм нур тулы күзләр очрый. Монда да кеше алдында дөньяның бетмәс- төкәнмәс матурлыгы җәелеп ята, “тик син аны күрә бел генә”. Әлбәттә, аны күрә белер өчен, барыннан да элек, кешелегеңнең саф булуы, рухыңның бөтенлеге, күңел күзләреңнең карашы якты булуы кирәк. Шагыйрьнең әсәрләре аша аның әнә шул сыйфатлары ачыла да.

Укытучы. Укучылар, менә әле без аның тоткынлыкта иҗат иткән бер генә шигыре белән таныштык, башкаларын укысак та, шагыйрьнең эчке хис- кичерешләре, үзенең авыр тормышы һ.б.турында күп нәрсәләр белергә мөмкин. Без алга таба да аның шигырьләре белән танышырбыз.Сез күбрәк үзегез дә өегездә тоткынлык чорындагы иҗаты белән таныша аласыз.Укучылар, әйдәгез әле, хәзер искә төшерик, Х.Туфанның хатыны кем исемле булды?

Укучы. Шагыйрьнең хатыны- танылган артистка Луиза Салигаскәрова.

Укытучы. Бик дөрес, укучылар. Ә сезне Х.Туфан тоткынлыкта вакытта хатынының ире өчен нәрсәләр эшләгәне кызыксындырмыймы?

Укучылар. Әлбәттә, кызыксындыра.

Укытучы. Алай булса, әйдәгез, журналист Венера Ихсанованың Хәсән Туфан турындагы истәлекләрен тыңлап карыйк.
(Әлеге истәлекләрдә нәкъ менә Луиза Салигаскәрованың Х.Туфан өчен, аны саклап калу өчен җанын да, үз канын да кызганмыйча донор булуы һәм иренә ничек итеп ярдәм итүе турында сүз бара)

Укытучы. Укучылар, белдегезме инде, хатынының да иреннән башка нинди авыр шартларда яшәгәнен.

Укучылар. Әйе, аларның авыр тормышын күз алдына китердек. Чыннан да, Луиза Салигаскәрова да зур батырлыклар эшләргә сәләтле хатын- кыз булган икән.

Укытучы. Безнең инде бүгенге дәресебез ахырына якынлашып килә. Х.Туфаннның тоткынлык чоры турында бер дәрестә генә сөйләп бетереп булмый. Шулай да сез инде бүген дә шактый гына мәгълүмат тупладыгыз. Шулаймы?

Укучылар. Әйе, әле алдагы дәресләрдә өйрәнмәгән Х.Туфанның тоткынлык чоры турында да без бүген күп мәгълүмат алдык.

Укытучы. Яхшы. Хәзер инде өй эшләрен язып куегыз. Нәрсә икәне инде үзегезгә дә мәгълүм. Сез өегездә Х.Туфанның тоткынлык чоры турында белгәннәрегезне Оляга хат рәвешендә язып килергә тиеш. Аннан без киләсе дәрестә бергәләшеп тикшереп чыгарбыз да, сез бергәләшеп электрон почта аша яшьтәшегезгә хат язып җибәрерсез.Укучылар, өй эше барыгызга да аңлашылдымы? Сорауларыгыз юкмы?

Укучылар. Безгә бүгенге дәрес материалы барыбызга да аңлашылды. Сорауларыбыз юк.

Укытучы. Яхшы. Шулай итеп, бүгенге дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куям. Киләчәктә дә дәресләрдә актив катнашып утырыгыз. Шуның белән бүгенге дәресебез тәмам. Сау булыгыз!

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 66 Kb
Количество скачиваний: 10
Просмотров: 104

Похожие материалы