Без Универсиадага әзерләнәбез

Предмет: Украинский язык
Категория материала: Конспекты
Автор:
Тема: ” Без  Универсиадага  әзерләнәбез .”   Бурычлар:    1. Казанда  үтәчәк   Универсиада  турында  мәгълүмәт   бирү.    2. Спорт  уеннары, күнегүләре, спортка  бәйле  вакыйгалар  белән   кызыксынуларын  үстерү.    3. Балаларда  спортка  карата  уңай  караш, сәламәт  яшәү  рәвеше  тәрбияләү , сәламәтлек   өчен  файдалы  һәм  кызыклы  эшчәнлеккә  өстенлек  бирү  омтылышы  булдыру. Сүзлек: Универсиада,  символ, талисман, континент, чемпион. Җиһазлау: Универсиаданың  символы, талисманы, йолдызы, уен  өчен  атрибутлар, глобус, магнитофон, һава  шарлары, төрле  төстәге  фломастерлар, медальләр, слайд –лар.                                               Эшчәнлек  барышы:                       Матур   көй  астында  залга  балалар  керә. - Исәнмесез  балалар. Мин Алсу  Зуфаровна  булам, сезнең  белән  очрашуыма  бик  шатмын. Сез  бүген  “Ләйсән” балалар  бакчасыннан   “Миләшкәй”  балалар  бакчасына  кунакка  килдегез . - Балалар  әйтегез  әле, сез тиздән  кая  китәчәксез? - Балалар  җавабы  тыңланыла. - Дөрес  балалар, мәктәпкә  китәчәксез, анда  сез  кемнәр  булачаксыз? - Балалар  җавабы  тыңланыла. - Әйе, укучылар, аннан  мәктәпне  укып  бетергәч  кемнәр  буласыз? - Балалар  җавабы  тыңланыла. - Студентлар  кемнәр  соң  ул? - Балалар  җавабы  тыңланыла. - Балалар  безнең  башкалабыз  ничек  атала? - Дөрес, башкалабыз  Казан, тиздән  балалар Казанда  студентларның  спорт  ярышлары  Универсиада  булачак.    Балалар  экранга  игътибар  белән  карагыз  әле ! Казанда менә  шушындый  бик  матур  Универсиада  авылы  төзелде  (1 слайд). Монда  җәйге  спорт ярышлары  һәм  уеннары  үтәчәк. -Балалар  сез  нинди  җәйге  спорт  уеннары  беләсез? -  Балалар  җавабы  тыңланыла. - Димәк,  әлеге   ярышларда  катнашу  өчен  нинди  булырга  кирәк? -  Балалар  җавабы  тыңланыла. - Бу  ярышларда  биш  континенттан   студентлар катнашачак. Ә менә  монысы   балалар, Универсиаданың   символы ( 2 слайд ). - Нәрсәгә  охшаган ? - Балалар  җавабы  тыңланыла. - Нинди  төстә  ләлә  чәчәге? - Балалар  җавабы  тыңланыла. - Ни  өчен  ләлә  чәчәген  сайлаганнар, ә башка чәчәкне  түгел? - Балалар  җавабы  тыңланыла.    Әйдәгез  балалар, безнең  башкалабыз  Казанга  кайсы  котинентлардан  студентлар  килә  микән, глобустан  карыйк. Игътибар  белән  карагыз  әле, сез  нәрсәләр  күрәсез? -         Дөрес  балалар  йолдызлар , бу  йолдызлар  һавадагы  йолдызлармы  соң? -         Балалар  җавабы  тыңланыла. -         Биш  төстәге  йолдыз  5 континентны   аңлата: Европа – зәңгәр, Азия- сары, Африка- кара, Америка- кызыл, Австралия- яшел   төс   белән  бирелгән.  Менә кайсы  континентлардан  безгә  кунаклар  килгәнендә  белдек. Балалар  кунаклар  белән  очрашкач  иң   беренче  нишлибез? - Дөрес,  исәнләшәбез. Иң  беренче   нинди  телдә  исәнләшәбез ? - Татарча “Исәнмесез”, “Әссәләмәгаләйкем”. - Русча “Здраствуйте”. - Инглизчә “Неllo”,  “Lmonin” ! - Кунакларны  ничек  итеп  чакырабыз. - Балалар  җавабы  тыңланыла.    Матур  көй  астында кулына факел  һәм  5 төстәге  шар  тотып  Юни  керә.   Балалар  безнең  әзерлекне  карарга  Юни  үзедә  килеп  җитте. -         Юни  кем  ул , балалар  беләсезме ? Белмәсәгез  тыңлагыз  әле. Универсиаданың  талисманы Ак  барс  малае – Юни.  Аның  кулында  нәрсә  икән ? -         Балалар  җавабы  тыңланыла. - Балалар  кунакларны  ничек  итеп  чакырабыз? -         Балалар  җавабы  тыңланыла. Әйдәгез, бу  өстәл  янына  килегез  әле  балалар.Хәзер   без  сезнең  белән , тиз  генә  чакыру  кәгазьләре  ясап  Юни  артыннан  җибәрәбез. Юни  син  балаларны  игътибар  белән  күзәтеп  тор!  Самира  син  кайсы  континентка  җибәрәсең? ( һәр  баладан  сорап  чыгыла). -         Балалар  җавабы  тыңланыла.   Менә  безнең  чакыру  кәгазьләребездә  әзер. Әйдәгез, бездә  Универсиадага  әзерлекне  башлыйбыз.      I  ярыш : “Суда  йөзү”. Уенның  тәртибе: аякка  лапталарны, башка  шапканы ,күзлекне  киеп әзерләнеп  басасың, каманда  бирелү   белән  суга  чумасың, үз  поласаңнан  гына   йөзәргә   кирәк. Кире  йөзеп  урыныңа  килеп  басасың.     II ярыш : “Горизонталь  мишень”. Уенның  тәртибе: тупларны  атып  корзинга  кертергә. Һәм  кайсы  континентның тубы  корзинга  кергән, нәтиҗә  ясала.   Балалар   сез  үзегезнең   җитезлекләрегезне , осталыкларыгызны  күрсәттегез, рәхмәт  сезгә. Афәрин  балалар! Юни  да  буш  килмәгән, спортсменнарга   үзенең  бүләкләрен  тапшыра (медаль  тага ).    Ә, без  балалар  Универсиадада  катнашучыларга  уңышлар  һәм  дуслык  телик!                                                              
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 37 Kb
Количество скачиваний: 6
Просмотров: 99

Похожие материалы